«Әти-әни, балалар һәм китаплар – мәңге бергә!»: гаилә утырышы (0+)

Гаиләдә әхлакый һәм рухи тәрбия бирүдә, аны ныгытуда китап һәм китапханә бик мөһим роль башкара. 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм гаилә ялын оештыруда актив эш алып бара. 3 ноябрьдә балалар бакчасы каршында эшләүче «Без бергә!» консультация үзәге эшчәнлеге кысаларында, китапханә «Әти-әни, балалар һәм китаплар – мәңге бергә!» дигән гаилә утырышы уздырды.

Папы, мамы, книги …
IMG-20221103-WA0005
IMG-20221103-WA0008
IMG-20221103-WA0014

Чарада китапханәче гаилә белән укуны оештыру буенча файдалы киңәшләр бирде. Моның өчен ата-аналар һәм балалар бергәләп уку өчен китап сайлады һәм ни өчен нәкъ менә шуны сайлаганнарын аңлатты. «Китап белән аралашу – белем туплау» әдәби викторинасы өлкәннәргә балалар әдәбиятын искә төшерергә ярдәм итте. «Китап һәм уку турында мәкальләр аукционы»ннан соң, фольклор белгечләре бүләккә китаплар алды.

Тәҗрибәләрдән чыгып, без шундый нәтиҗәгә киләбез: уртак чаралар уздыру балаларны һәм өлкәннәрне берләштерә һәм туплый, балаларда ата-аналарына һәм китапханәчеләргә карата җылы һәм ышанучан мөнәсәбәт туа. Ә иң мөһиме, нәниләр чараларда булганнан соң, әти-әниләре белән кулга-кул тотынып, бик теләп китапханәгә килә һәм даими укучыга әйләнә. Бу безнең «бала – гаилә – балалар бакчасы – китапханә» үзара мөнәсәбәт уңышы. Бергә үсик!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: